Салкын чэй (исполнитель: Салават (25 сезон))
Өстәлдә ялгыз чынаяк Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Кайнар чәй салып куям да, Утырам сине көтеп. Чәем суына бит инде, Кая югалдың китеп? Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Өстәлемдә барсы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде Өемнең дә яме юк. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х