Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Урманга карый дип гаеплиләр,
Бүректәге бүре баласын.
Бәгъерсезләр мәңге аңлый алмый,
Нарасыйның йөрәк ярасын.

Бәгъерсезләр мәңге аңлый алмый,
Нарасыйның йөрәк ярасын.

Әдәм исе сеңгән  йонлач бүрек,
Җәннек тунап теккән киемдер.
Буре балакайга аның эче,
Кичерегез җәннәт түгелдер.

Буре балакайга аның эче,
Кичерегез җәннәт түгелдер.

Ә бүреккә аны аучы салган,
Атып алгач газиз әнкәсен.
Бәйгә күнектереп бәләкәйдән
Эткә әйләндерү максаты.

Бәйгә күнектереп бәләкәйдән
Эткә әйләндерү максаты.

Урманга карый дип гаеплиләр,
Бүректәге нәни бүрене.
Ә бит ул тумыштан ватан пәрвәр,
Шуңа илен барлый үрелеп.

Ә бит ул тумыштан ватан пәрвәр,
Шуңа илен барлый үрелеп.

Ә бит ул тумыштан ватан пәрвәр,
Шуңа илен барлый үрелеп.

Шуңа илен барлый үрелеп.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ты говоришь я пьян  Te iubesc Isuse Gacia Liviu  Дорогая я хочу стать твоим мужем  Ислам слезы  Bright Eyes Down In A Rabbit Hole  Называй как хочешь Энди Картрайт 7085  Svyat- 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен