"Кадерен белмәдең" (исполнитель: Резеда Кадырова)

Юлларыңда гөлләр булып үстем,
Игътибарсыз булдым-күрмәдең.
Чишмәләрдән сулар булып актым,
Су буена нигә килмәдең?

Өйалдыңа килеп талга кундым,
Мин икәнен син бит белмәдең.
Төшләр булып кердем йоклаганда,
Татлы төшең тәмен белмәдең.

Җылы җиләр булып чәчләреңнән
Сыйпап үттем-шуны сизмәдең.
Яңгыр булып орып-орып яудым,
Син болытлардан да шүрләдең.

Кояш булып яндым баш очыңда,
Яктылыгың шуның күрмәдең.
Бу назларга ташлар да эрер,
Ә син һаман кадерен белмәдең...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Straight to number  Гулназ ризамын  Desperate Religion  Гравитатор  Звездная река мюзикл Том Сойер  Стихи Б Пастернака Свеча горела  Гамора -ай ты попадаешь в рай 
О чем песня
Резеда Кадырова - "Кадерен белмәдең"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен