Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
АШЫГУЛАР ЯЛГЫШУГА БУЛА, АШЫГЫРГА НИКТЕР ЯРАТТЫМ. АШЫГУЛАР — УРМАН, ЯЛГЫШЛАРЫМ — БУРАН, ЙӨГЕРӘ-ЙӨГЕРӘ КЕРЕП АДАШТЫМ. АШКЫНУЛАР ҮКЕНЕЧКӘ БУЛА, ЮК ШУЛ МИНЕМ САБЫР КАНАТЫМ. ҮКЕНЕЧЛӘР — УРМАН, УРМАННАРДА — БУРАН, КӨЛӘ-КӨЛӘ КЕРЕП АДАШТЫМ. АШЫГУЛАР ҺӘЛАКӘТКӘ ИЛТӘ, НИК МИН СИНЕ ШАШЫП ЯРАТТЫМ?! КАРАШЛАРЫҢ — УРМАН, МӘХӘББӘТЕМ — БУРАН, ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ КЕРЕП АДАШТЫМ. КАРАШЛАРЫҢ — УРМАН, МӘХӘББӘТЕМ — БУРАН, ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ КЕРЕП АДАШТЫМ.