Ах, җаныем, Бибисара! (исполнитель: Әсхәт Хисмәтов)

Саҗидә Сөләйманова сүзләре
/"Гөлбадран" повестеннан әткәй җыры/

Сүс дилбегә, юкә чана,
Алып булмый акчага.
Сырхауларга дәвалар бар,
Сагнуларга юк чара.

Ах, җаныем, Бибисара,
Сагнуларга юк чара.

Яна күмер, уза гомер,
Узган гомер бичара.
Узган гомер берни түгел,
Бәхтең җуйсаң ни чара.

Ах, җаныем, Бибисара,
Бәхтең җуйсаң ни чара.

Карлыгачым муеның ала,
Канат очларың кара.
Без йөрибез кавышалмыйча,
Яшь гомер үтеп бара.

Ах, җаныем, Бибисара,
Яшь гомер үтеп бара.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Knife Ready to Lose  The Knife Upheaved  The Knife Minerals  The Knife Variation of Birds  The Knife Colouring of Pigeons  Враг навсегда остается врагом  Nightwish our 
О чем песня
Әсхәт Хисмәтов - Ах, җаныем, Бибисара!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен