Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Кулымдагы чәчәк бәйләменең, Кипкән икәнлеген күрмәдем. Уен-үпкәләшү генә диеп, Сине югалтуны белмәдем. Кипкән алсу чәчәк таҗларында, Чык тамчысы диеп уйладым. Алар синең кайнар күз яшьләрең, Булганлыгын нигә белмәдем. Үкенечкә генә калсын диеп, Очрашулар язгандыр язмыш. Ник белмәдем, ник белмәдем икән? Күңелемдә мәңгелек сагыш. Көзге сары чирәмле сукмактан, Бер ялгызым гына атладым. Нигә икән бәхетле көннәрнең, Кадерләрен саклый алмадым.