Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Б а л а: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? К ү б ә л ә к: Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә, — Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!