Туйлар гөрли (исполнитель: Айдар Галимов-Назиря Яппарова)
Камиль-Алсу! Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген Ике гашыйк ярлар кавышкан. - Мин яратам сине бердәнберем! - Мин яратам сине җанашым! - диеп алмашалар балдакларны Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр. Пар балдаклар кигән яшь парларны Туганнары тәбрик итәләр. Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк Пар аккошлар йөзгән күл кебек! Ихластан сөегез бер-берегезне Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек! Туйлар үтәр, яңа таңнар атар, Көннәрнең дә булыр төрлесе. Киләчәк буынга тормышыгыз, Булсын матур гаилә өлгесе! - Мин сине! - Мин сине ташламам, - дип Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр. Пар балдаклар кигән яшь парларны Туганнары тәбрик итәләр! Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк Пар аккошлар йөзгән күл кебек! Ихластан сөегез бер-берегезне Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!