Болытлар агар инде (минус) (исполнитель: Расим Низамов)

Кышларым да узып бара, 
Тагы бер язым җитә. 
Көтүләрем бушка булган 
Гомерем синсез үтә.
 
пр. Болытлар агар инде, 
Тамчылар тамар инде. 
Янарга калган йөрәгем 
Янар да янар инде. 

Салкын томаннар сарыла 
Иртәләрен талларга. 
Ходаем, сабырлыклар бир 
Ялгыз калган ярларга. 

пр. Болытлар агар инде, 
Тамчылар тамар инде. 
Янарга калган йөрәгем 
Янар да янар инде. 

Сөенепме, көенепме 
Язларым узып бара. 
Булмадың бәхет йолдызым, 
Булдың гомерлек яра.

пр. Болытлар агар инде, 
Тамчылар тамар инде. 
Янарга калган йөрәгем 
Янар да янар инде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Metallica Turn The Page  Metallica Loverman  Metallica Mercyful Fate  Metallica Astronomy  Душу и  Morning Parade - A  Metallica The More I See  Metallica Helpless 
О чем песня
Расим Низамов - Болытлар агар инде (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен