Салават Фатхетдинов – Жилэкле жэй (исполнитель: Татарча DOLBIT)

Ак каеннар арасына
Килгән идем җиләккә.
Очрадың да гашыйк иттең,
Ялкын салдың йөрәккә.

Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныталмамын ямен. —
Тоямын иреннәреңдә
Каен җиләге тәмен.

Җиләк җыя-җыя икәү
Кичкә кадәр серләштек.
Яратам, дип әйткән идең,
Ак каеннар көнләште.

Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныталмамын ямен.
Тоямын иреннәреңдә
Каен җиләге тәмен.

Сөюебез җиләк кебек
Татлы булсын гомергә.
Шаулыйк тормыш урманында
Пар каеннардай бергә.

Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныталмамын ямен.
Тоям каен җиләгендә
Иреннәреңнең тәмен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Funny Looking Angels Smith  Йихалы  Анька у тя самые клёвые глазки и ты сама супер  ZHU Faded (Lido Remix)  Детская лесная песенка  Intro от 4sgm  Найтивыход киты  Зимняя любовь - Инна Улановская 
О чем песня
Татарча DOLBIT - Салават Фатхетдинов – Жилэкле жэй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен