Синнэн башка (исполнитель: ♫ Айдар Галимов)
Таңнар сихри атмый син булмагач, Йолдызларның кими яктысы. Синең белән генә тормыш ямьле Сөюнең дә син иң яктысы. Хыяллар тормышка ашмый, Күңелем назлардан ташмый, Көннәр дә төнгә әйләнә – Синнән башка. Яшәвем дә яшәү түгел, Сине генә көтә күңел. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка. Синең белән генә мин бәхетле, Синдә генә сөю, синдә – наз. Борчуларның барын онытамын, Син булганда – җанда тоташ яз. Хыяллар тормышка ашмый, Күңелем назлардан ташмый, Көннәр дә төнгә әйләнә – Синнән башка. Яшәвем дә яшәү түгел, Сине генә көтә күңел. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка. Синең сөю дәшә киңлекләргә, Синең сөю өнди өметкә. Синең сөю – язмыш бүләгедер. Синең сөю – мина бәхеткә. Хыяллар тормышка ашмый, Күңелем назлардан ташмый, Көннәр дә төнгә әйләнә – Синнән башка. Яшәвем дә яшәү түгел, Сине генә көтә күңел. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка. Хыяллар тормышка ашмый, Күңелем назлардан ташмый, Көннәр дә төнгә әйләнә – Синнән башка. Яшәвем дә яшәү түгел, Сине генә көтә күңел. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка. Мин үзем дә үзем түгел – Синнән башка.