Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Калдың син ак бураннарда, Ак буран эчләрендә. Калдың инде бураннарның Дулаган төшләрендә. Урады да кочагыңа, Урлады сины буран. Ап-ак буран эчләрендә Сине күргәндәй булам. Буран дулый, буран тынмый, Бураны шундый көчле. Ап-ак буран эчләреннән Килеп чыгарсың төсле. Ничек кенә тартып алыйм Сине буран эченнән. Үзем буран булыр идем Килсә әгәр көчемнән. Буран дулый, буран тынмый, Бураны шундый көчле. Ап-ак буран эчләреннән Килеп чыгарсың төсле. Адашма, зинһар, адашма Бураннар арасында. Синсез калам бугай инде Бураннар арасында.