Кулларыңда тальян гармун!- Ә.Бакиров көе (исполнитель: Венера Ганиева)

Кулларыңда тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.

Бакча эчләренә кереп
Өзеп алдым куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.

Төн йокымнан уятасың,
Уйнама гармуныңны.
Ничек кенә онытаем
Дөньяда барлыгыңны.

Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.

Шушы көйне уйныйсың да,
Өзәсең үзәгемне.
Уфтанмаган минутым юк,
Тик түзгәч түзәм инде.

Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мы para-mi  Мот черныйдень  Five More Nights JT Machinima rus  У маме  Я рисую песню  September PMV  Almighty God Eklesia 
О чем песня
Венера Ганиева - Кулларыңда тальян гармун!- Ә.Бакиров көе?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен