Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Су буйлары гаеплеме 
Сары чәчәк үскәнгә 
Юк син үзең гаепледер 
Су буена төшкәнгә 

Су буйларына төшмәсәм
Күрмәгән булыр идем 
Син миңа сары чәчәкләр 
Бирмәгән булыр идең
Син миңа сары чәчәкләр 
Бирмәгән булыр идең

Яшь  идек шул гаҗәп түгел 
Йолаларны белмәүдә 
Сары чәчәк саргайта дип 
Ник әйтмәгән берәү дә 

Бәлки әле син үзең дә 
Шаярып йөргәнсеңдер 
Сары чәчәк бирим әле 
Саргайсын дигәнсеңдер 

Сине күптән күргәнем юк 
Яшлегем калды артта
Тик һаман искә төшәсең 
Борылсам туган якка 
Сагындыра бергә чаклар 
Әйләнеп кайтмас еллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар 
Сагындыра бергә чаклар 
Әйләнеп кайтмас еллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар 
Нигә аерылды икән 
Безнең барасы юллар
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Падшая душа  Love U Like U Kim MyungSoo L Infinite  Incontro 5  Бывшие  Indila darniere dance  Faxo-с днем рождения 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен