Кайтырмын әнкәем /минус/ (исполнитель: Билгесез)

Рамил Гыймрани көе
Вил Гомәров сүзләре

Мамык шәлен салып иңнәреңә,
Мине еракларга озаттың.
Моңсулана балаң хәзер чит якларда —
Сүзен яттан белә һәр хатның.

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.

Мамык шәлен синең иңнәреңдә,
Көзге җилләр аны уйната.
Коштай очып кайтып җитер идем —
Арабызда күпме юл ята.

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.

Мамык шәлен синең иңнәреңдә,
Суынмасын иде җылысы.
Туган якны күпме сагынсам да,
Чит якларда әле каласы…

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Blindside The Endings  Blindside You Can Hide It  Blindside Thought Like Flames  Blindside Time Will Change Your Heart  Blindside Painting  Blindside Midnight  Blindside Coming Back to Life  Blindside She Shut Your Eyes 
О чем песня
Билгесез - Кайтырмын әнкәем /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен