Картайма эле, энкэй (исполнитель: Рөстәм Закиров)

Инде чәчләрем дә, агарды димә
Уйлама, әнкәй, картлык турында
Болында үскән чәчәкләр кебек
Җыелдык, әнкәй, синең яныңа

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе

Бишек җырларын, безгә җырладың
Үстердең безне, сөйдең, назладың.
Таралыштык без, төрле якларга,
Без барыбыз да, рәхмәтле сиңа.

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе

Әле дөньяда бар бит әнкәйләр,
Сакларга кирәк безгә аларны,
Картаймасыннар, мәңгегә алар
Әнкәйләр безнең, тормышның яме.

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сваты я без тебя  Dance mix Leto MIX techno  Когда в твоей душе темно  Michel telo bara bara bara  Jj project na na na  Fike ft jambazy  Из аниме В поисках Полной Луны  Martina stoessel -tienes todo 
О чем песня
Рөстәм Закиров - Картайма эле, энкэй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен