Хуш әтием ( 23 сезон ) (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)

ХУШ ӘТИЕМ
М.Хәйруллин сүз., А.Якшимбетов көе

Хуш, әтием, инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.

Кушымта:
Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит, әткәй, барысын беләсең.
Без шатлансак көләч, ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Бәлки җаннар өйгә кайталардыр
Һәр атнаның җомга кичендә.
Берсе генә дога кылмасмы дип,
Искә алып минем өчен дә.
Кайвакытта һич тә аера алмыйм,
Әллә исән, әллә улгәнсең.
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Rolling Stones Flip The Switch  The Rolling Stones Low Down  The Rolling Stones Already Over Me  The Rolling Stones Gunface  The Rolling Stones Might As Well Get Juiced  The Rolling Stones Always Suffering  The Rolling Stones Too Tight  The Rolling Stones Thief In The Night 
О чем песня
Салават Фәтхетдинов - Хуш әтием ( 23 сезон )?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен