hин икәнhен (исполнитель: Лилия Биктимирова hем Фадис Ганиев)

Юллар уздым, илләр гиздем,
Юкка гына гизмәдем.
Юллар узып, илләр гизеп,
Мин бит сине эзләдем.

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, илләр гиздем, —
Кайда гына йөрмәдем.
Сине эзләп йолдызларга,
Айга гына менмәдем.

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, илләр гиздем,
Нинди генә илләр юк!
Үз илемдә таптым сине,
Үз илемә тиңнәр юк!

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Are we so  Aint No sunshine When Shes Gone Kravitz Lenny  Out From Under Incubus  Модель  Rihanna No Love Allowed  Buffalo Springfield  Белый Пляж Иракли 
О чем песня
Лилия Биктимирова hем Фадис Ганиев - hин икәнhен?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен