Абый белән сеңел (исполнитель: Дилә һәм Булат Нигмәтуллиннар)
— Сеңлем тугач, ничек шатланганым Бүгенгедәй әле дә исемдә. — Синең кебек булсам иде дип, Теләгәнем истә минем дә. — Егетләрнең синдәйләрен эзлим. — Кызлар күзлим сиңа охшатып. — Булса иде сөйгән ярыма да Сиңа ышангандай ышанып. — Сеңелем бар дип, шатланам мин. — Әле дә син бар, дип куанам. — Булганда да язмыш киртәләрен Җиңәрбез дип бергә ышанам. — Егетләрнең синдәйләрен эзлим. — Кызлар күзлим сиңа охшатып. — Булса иде сөйгән ярыма да Сиңа ышангандай ышанып. Перевод на русский: Брат и сестренка — Когда родилась сестренка как радовался До сих пор в моей памяти. — Как ты хочу быть, говорила, Как хотела, помню. — Ищу парней как ты. — Смотрю на девушек похожих на тебя. — чтоб было любимому человеку Можно верить так как тебе. — Радуюсь, потому что сестренка есть у меня. — Восторгаюсь тем, что ты есть. — Если будут, преграды судьбы Мы вместе пройдем, я верю. — Ищу парней как ты. — Смотрю на девушек похожих на тебя. — чтоб было любимому человеку Можно верить так как тебе.