Син бәхетле булсын өчен (исполнитель: Илдар Хәкимов)
СИН БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН Төссез генә барган тормышымны Алсу гөлгә күмеп килдең сиң. Шат елмаеп чыккан кояш кебек Ходай биргән бәхет идең син. Кушымта: Син бәхетле булсын өчен генә, Әйт, җаныем, нишли алам? Сине саклап, назлап яшәргә дип, Мәңгегә янәшәңдә калам. Нинди ләззәт җитә бу дөньяда Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә? Ни кадәр көч-куәт бирә миңа Барлыгыңны белеп яшәү дә. Кушымта. Киңәшчем дә, якын дустым да син, Иң кадерле газиз кешем дә. Матурлыкны тоя белер өчен Мәхәббәте кирәк кешегә. Кушымта. [bad word] [bad word] club3524919