Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сине миңа якты язлар бирде, Ничә язлар инде без бергә. Ничә еллар һаман сөям, янам, Мин язларда калдым гомергә. КУШЫМТА: Син - минем язларым, Сүрелмәс назларым, Кояшым күңелем күгендә. Синең кочагында, Онытылып назында, Яратам, яратам, яратам бүген дә... Чәчәк аткан бәхет бакчабызның Җимешләре нурсыз сулмасын. Сиңа баглыйм гомеремне, бәгърем, Мизгеле дә синсез узмасын. КУШЫМТА. Синең кайнар сөю учагында Янар идем тагын, тагын да. Син булганда күң(е)лем мәңге сүнмәс, Яшьлек дәрте сулмас җанымда. КУШЫМТА.