Сандугач керде кунелгэ (минус) - .comfathetdinovsalavat (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Мәхәббәт, мәхәббәт инде, 
 Кайларга куейм аны. 
 Авыр мени сагынганда
 Өзелеп сөйгән ярны

Талларга кунды сандугач - 
 Мин аны эзлим мени? 
 Сандугач керде күңелгә -
 Җырламый түзим мени? 

 Синең күлмәгең алсу дип
 Кызарып торыйм мени
 Яратам диеп әйтергә
 Рөхсәтләр сорыйм мени

Талларга кунды сандугач - 
 Мин аны эзлим мени? 
 Сандугач керде күңелгә -
 Җырламый түзим мени? 

 Сандугачларны ишетми
 Йөримме карурманда
 Тамчылар күрмим мени соң
 Шаулап яңгыр яуганда

Талларга кунды сандугач - 
 Мин аны эзлим мени? 
 Сандугач керде күңелгә -
 Җырламый түзим мени?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
ABBA Fernando  ABBA Voulez-Vous  ABBA Gimme! Gimme! Gimme!  ABBA One of Us  ABBA The Name of the Game  Intentalo  ABBA Thank You for the Music  ABBA Waterloo 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Сандугач керде кунелгэ (минус) - .comfathetdinovsalavat?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен