Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш иркәм,
Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны,
Киләчәктә бәхетсезлек
Өзмәсен юлларыңны.

Киләчәктә бәхетсезлек
Өзмәсен юлларыңны.

Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда,
Әрнемәче йөрәккәем
Бер генә минутларга.

Әрнемәче йөрәккәем
Бер генә минутларга.

Агыйделдә өч үрдәк,
Өчесенә бер оя,
Аерылмабыз дигән идек,
Аера икән дөнья.

Аерылмабыз дигән идек,
Аера икән дөнья.

Агыйдель каты акса да,
Төбе камышлык икән,
Аерылуны уйламыйча
Нигә кавыштык икән?

Аерылуны уйламыйча
Нигә кавыштык икән?

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме,
Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?

Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?

Агыйдельнең параходына
Элеп калдырдым йозак,
Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.

Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.

Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак,
Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сыендук  Салават - Керпе  Paramoldah  Kreed fahmi  Мэктэп  Ефремочкин  Бобушка 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен