Туган авылым минем (аранж. Марат Валиев, скрипка Дина Закирова) (исполнитель: Гульназ Закирова)
Туган авылым минем, Куеныңда синең Гөрләп үтте үсмер елларым. Кырларың хуш исле, Һәрчак язлар төсле, Шунда туды тәүге җырларым. Яланнарың иркен, Авылымның күрке — Сызылып аткан алсу таңнарың, Һәр кон синдә күңел, Онытырлык түгел Сайрар кошларыңның моңнарын. Инеш буең ямьле, Суларың да тәмле, Җилләрең дә назлы, ягымлы. Айлы кичләрең дә Хаман исләремдә, — Яратам мин туган ягымны