Фазыл чишмэсе (исполнитель: Рузалия апа)
Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем. Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтармын дигән идем. Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. Кызарып янган шәфәкътән Күзләрем алалмадым. Тибрәнде телем, әйтергә Сүзләрем табалмадым. Чишмәгә төшкән сукмакның Чилтере үлән генә. Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә