Үткәннәрдә яшим (исполнитель: Илдар Хәкимов)
Үткәннәрдә яшим 1.Ә мин һаман яшим үткәннәрдә, “Бүгенеңдә яшә!”-дисэлэр дэ. Сагышларым җанны кисәләр дә, Әйләнәм дә кайтам үткәннәргә, Әйләнәм дә кайтам үткәннәргә. 2.Үткәннәргә кайтам синең янга Моңсу күзләреңә табынырга. Мин бит синнән берни өмет итмим Һәм рөхсәт тә көтмим сагынырга, Һәм рөхсәт тә көтмим сагынырга. Сагынам да сине эзләп-эзләп, Кайтып китәм кабат үткәннәргә. Бүгенемдә сине табар,сине табар өчен, “Үткән кире кайтмый,”-дисәләр дә. 3.Ә мин менә яшим үткәнемдә Синсез бүгенемнән кача-кача. Сөяр идем сине шаша-шаша, Үткәнемә кире кайта алсам, Үткәнемә кире кайта алсам. Сагынам да сине эзләп-эзләп, Кайтып китәм кабат үткәннәргә. Бүгенемдә сине табар,сине табар өчен, “Үткән кире кайтмый,”-дисәләр дә.