Әрем исе, әрем тәме (Полыни запах,...) (исполнитель: Зухра Сахабиева)

Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме —
Элек йөргән урыннарда.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда берәү дә юк
Яралардан араларга.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә
Шул әремнәр хәлендәме?

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ты Поверь В Мечту  Dig A Little Deeper Peter Bjorn And John  Алёша ферамоны  Murat Yk  Sansoon Ki Mala Se - К ожерелью своего  Chusta feat feka  AVAN LAVA - Sisters 
О чем песня
Зухра Сахабиева - Әрем исе, әрем тәме (Полыни запах,...)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен