УТӘМЕШ..* (исполнитель: Тазкия Каримова(Кармышева))
Каз мамыгыдай балачак Йөри инеш буенда, Авылдагы бала-чага Килә шунда уенга. Кушымта. Керми китмә үртешүгә Безнең авыл Үтәмеш. Авыл буйлап, кышын,җәен Ага йөгерек инеш. Ак кар түгел каз мамыгы Ява инеш буена. Сихри яшьлек бер ялгызы Көмеш суда коена. Кушымта Керми узма үртешүгә Безнең авыл Үтәмеш. Авыл буйлап, кышын,җәен Ага йөгерек инеш. Каз өмәсе Бишкизләүдә, Кая юа чибә кызлар. Инеш кенә моңсу бүген, Юк егет, кызлар,казлар. Тау артыннан үрелә кояш, Бар газизләрен коча, Санаулы гомерләр бит ул Каз мамагыдай оча. Кушымта. Керми китмә үртешүгә Безнең авыл Үтәмеш. Авыл буйлап, кышын,җәен Ага йөгерек инеш.