Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Урманнардан чыгар әле, ай гай, түше чуар, Кара урманнарның бөркөте; Текер-текер бүдәнә ул, Гөмбәйләрдән килә лә; Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә. Тапкыйларда менсә(й) әле, атларны уйната, Гөмбәйләрнең уңган на егете. Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын; Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын. Сезнең чәчкәйләрегез дә, әйләрем, казачий, Шомарадыр майлабук тарасаң; Текер-текер бүдәнә ул, Гөмбәйләрдән килә лә; Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә. Минем хәлләремне(й) әле, ай гай, китәрәсең, Күзләреңне сирпеп үк карасаң. Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын; Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын. Карлыгачлар килер әле, ай гай, ай, кар киткәч, Сандугачлар килер лә җир кипкәч; Текер-текер бүдәнә, Гөмбәйләрдән килә лә; Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә. Карлыгачтан карай әле, ай гай, ай, күзеңнән, Күз яшьләре килер лә без киткәч. Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын; Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын. Җилбердәп лә искән әле, ай гай, ай, җил белән, Киләдер лә аккошның тавышы; Текер-текер бүдәнә, Гөмбәйләрдән килә лә; Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә. Иртә генә торсам әле, ай гай, ай, кич ятсам, барысы шул заныйның сагышы. Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын; Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын.