Эй, нарасый бала. нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обработка Макарова Г.М. (исполнитель: фольк группа (рук. Геннадий Макаров,)

Бергә чаклар, бергә чаклар, бергә чаклар була бер генә,
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;

Атлар җиктем мин яратып, кояш чыгышына каратып,
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;
Сезне көттек җаннар атып, сез килдегез микән яратып?
Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.

Җилә болан, җилә болан, мөгөзләрен җирдән алмыйча;
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;
Туганнарны безләр көттек, ике күзне юлдан алмыйча,
Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.

Кара урман ай какысын без җыярбыз аның татлысын;
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;
Эй, туганнар, сезгә әйтәм, бергә булыйк Алла хак өчөн,
Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.

Гармуныңны тартып уйна, иркен булсын җырларга,
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;
Безнең җырлар таралсыннар, урманнарга кырларга,
Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.

Туры атларга килешә, укалаган дилбегә,
Эй, нарасый бала, йөргән юлларым кала;
Моңны итеп без җырлыйык, бу җыр калсын билгегә.
Эй, нарасый бала, без киткәчтен кем кала.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Basina  Sims 2  Ты мне не нравишься  Richard Marx - When You Loved Me  Tom waits big black mariah  Lookout  Ходит дурачок 
О чем песня
фольк группа (рук. Геннадий Макаров, - Эй, нарасый бала. нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обработка Макарова Г.М.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен