Су буенда учак яна (минус) (исполнитель: Гульнара Яруллина)

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.

Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялан тәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.

Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Agnostic Front So Pure To Me  Agnostic Front Peace  Agnostic Front Take Me Back  Agnostic Front Another Voice  Враг всегда остается врагом Канцлер Ги  Agnostic Front I Wanna Know  Kanye West - Stronger 
О чем песня
Гульнара Яруллина - Су буенда учак яна (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен