Сагындым авылым (исполнитель: Ильгиз Сагитов)
Талгын гына Идел ага Туган ягыма таба. Бөдрә талларын тирбәтеп, Кояшта нурлар уйнатып, Чал дулкыннары ярга кага. Сагындым авылымны, Кайчан кайтырмын инде? Сәлам әйт сөйгән ярыма, Әткәйгә-әнкәемә лә, Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/. Искә төшә шул чаклар, Ярым калды еракта. Шатлыкларын балачакның, Мәхәббәтем синдә таптым — Күңелем сиңа тарта. Сагындым авылымны, Кайчан кайтырмын инде? Сәлам әйт сөйгән ярыма, Әткәйгә-әнкәемә лә, Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/.