Атлар чаба - Turkvision 2014 (Э.Низамов музыка, Р.Харис сүзләре) (исполнитель: Айдар Сулейман)

Атлар кая алып бара -
Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта жиләбез -
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Көзге алтын яфраклардан
Ясарбыз әле бизәк
Без элегә жилдерәбез
Алтыннарга кул изәп –
Тояклардан очкын оча
Әйләнә йолдызларга
Йолдыз сибеп калдырабыз
Безгә гашыйк кызларга.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Алтын яллы атлар чаба
Алтын яфраклы юллардан.
Безгә таба бәхет килә,
Без барасы юлларда.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Treble heart  Nirvana rus  Eminem реп бог  Если надо пройти  Ara martirosyan heriq e sirt  Я не скажу не скажу  Я не забуду ани варданьян  Песня рождество христова 
О чем песня
Айдар Сулейман - Атлар чаба - Turkvision 2014 (Э.Низамов музыка, Р.Харис сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен