Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Роберт Миңнуллин сүзләре Илгиз Закиров көе Ничек ташлап китим, Ничек ялгыз итим Сөн буенда үскән талларны? Кала чишмәләр дә, Белмим нишләргә дә — Ташлап китә алмам а л арны. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп. Җырлашырлар иде, Елашырлар иде — Таллар миңа туган диярлек. Әгәр китсәм, алар — Өянкеләр, таллар Китәчәкләр миңа ияреп. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет талмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп. Туып-үскән шушы Җирнең мин бер кошы, Китәргә дип ләкин кагынмам. Кайгы-шатлыкларым, Шатлык-сагышларым Җибәрмәсләр туган ягымнан. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп.