Апа-сенел (исполнитель: Алсу и Марьям Абульхановы)

1)Төрле -төрле булсакта без
Бер тамырның өч гөле
Апам диеп берәү дәшсә,
Икенчесе сеңелем.
Мэхаббәтнең бизәгедер 
Җиргэ туган кыз бала,
Апалы кеше - бай кеше
Сеңел бүләк ходайдан.

Куш:
Без өч бөртек,өч бер туган
Апа-сеңел булып туган
Миндә син бар,синдә мин бар
Айрылмасын берүк юллар

2)Апа дигән изге исем,
Изге җанлы сеңелем,
Хэл сорашсаң рәхәт була
Назга тула күңелем
Төрле-төрле булсакта без
Уртак туганлык һисе
Бер шатлыкны өчкә бүлсәк
Сөенеч арта төсле

Куш:
Без өч бөртек,өч бер туган
Апа-сеңел булып туган
Миндә син бар,синдә мин бар
Айрылмасын берүк юллар

3)Сизәм барлык уйларыңны
Син минекен тоясың,
Син бит миңа терәк булып
Кирәк булып тугансың
Уртак серләр,уйлар уртак
Күңелләрдә,йөрәктә
Синеке юк,минеке юк
Өчебез бер теләктә

Куш:
Без өч бөртек,өч бер туган
Апа-сеңел булып туган
Миндә син бар,синдә мин бар
Айрылмасын берүк юллар

Миндә син бар,синдә мин бар
Айрылмасын берүк юллар
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Блондин не кастинг  Ломай себя сам Юрий ФИЛЬ  Сердце пело feat Triplex - OST В ожидании  Носом вожу я по какосам ян  Carried Away Pistol Shrimp Remix Passion Pit  Наааааааа фолен фолен а ам фолен  Лолита - Moscow  Нужно успокоиться забыть его 
О чем песня
Алсу и Марьям Абульхановы - Апа-сенел?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен