Син минем янымда (ShowTimeRec) (исполнитель: Раниль Нуриев)

Миңа нәрсә булгандыр-шаярмый, көлми идем.
Дөньяның матурлыгын күрмәдем.
Берни дә кызык түгел,юктан да төшә күңел,
Нигә шулай икәнен мин белми идем.

Син минем янымда,
Бар дөнья көлә хәзер,
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер.
Син минем янымда,
Бар нәрсә тәмле хәзер,
Тауларны күчерергә мин инде әзер.

Сине яратуымны үзем дә белмәгәнмен,
Күкләрдән йолдыз эзләп йөргәнмен.
Кадерне белмибез шул, югалтып карамыйча.
Кояшсыз кала яздым мин, аңламыйча.

Никадәр матур кызлар яулый алмый йөрәкне,
Синнән башка беркем дә кирәкми.
Күкләргә менеп була, син булсаң яннарымда,
Дөнья матур, без икәү бергә чагында

Син минем янымда,
Бар нәрсә тәмле хәзер,
Тауларны күчерергә мин инде әзер.
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Twist my hips  Lx24 зависимость  Всё закончилось конец game over Shtaket  Звон колоколов  Maze savage  Есть десяток звезд Гимн туристов  Ми не будем больше вместе 
О чем песня
Раниль Нуриев - Син минем янымда (ShowTimeRec)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен