Кыр казлары (исполнитель: Саф хислэр)

Кыр казлары китте тезелеп...
Өметләрем калды өзелеп.
Пар казлардай иде без элек, без элек.
Язмышыбыз ялгыш аерды,
Ул мәңгегә өзде араны.
Йөрәгебез һаман яралы, яралы.

Кыр казлары китте тезелеп...
Соңгы өметләрем өзелеп.
Йөрәгемдә моңсу көз инде, көз инде.
Сөю гөлем сулды көзләрдә
Сагыш тулы яшьле күзләрдә.
Синсез миңа ничек яшәргә, яшәргә?

Күңелемдә уйлар бураны.
Юлларыбыз хәзер ураулы.
Беръялгызың яшәп буламы, буламы?
Язмышыбыз ялгыш аерды,
Ул мәңгегә өзде араны.
Йөрәгебез һаман яралы, яралы.
Сөю гөлем сулды көзләрдә
Сагыш тулы яшьле күзләрдә.
Синсез миңа ничек яшәргә, яшәргә?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Yalan Masal 2013 GiYaS Faxo  J Rice - Love the Way You Lie Not Afraid  Raccoon Boys  Лок дог любовь хуета  Правый хвост длиннее  Плановая Баста feat MC Avetis  Дино мс 47 слезы 
О чем песня
Саф хислэр - Кыр казлары?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен