Уткэннэргэ бер чакыр да мине (исполнитель: Салават)

Ялган хисләр, ялган сөюләрдән
Йөрәккәем тәмам суынды.
Яшьлегемнән кабат кайта миңа
Яратам, - дип бирче кулыңны.

кушымта:
Үткәннәргә бер чакыр да мине
Куеныңа кабат сыендыр.
Тәүге хисне бәлки яңартырсың
Сиңа да бит ялгыз кыендыр.

Төшләремә кереп гел йөдәтә
Су буйлары ялгыз тирәге.
Тәүге ярым, сине сагынамын
Сине уйлап сыза йөрәгем.

Яшьлегемә кире кайтып булса
Сине генә сайлар идем мин.
Өр-яңадан тормыш сукмагыннан
Синең белән атлар идем мин.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Детский дом Белые тени  Тома лох Восточный округ  Imperia lounge - miss  Ты моя зая USB  Твои слёзы при уч ПаБо  Баста он ухадил  Heavy ringtone lauri ylonen  The macrocosm 
О чем песня
Салават - Уткэннэргэ бер чакыр да мине?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен