УЙЛАМА 1 (исполнитель: Илдар Ногманов. Наиль Солэйманов)

Уйлама син мине, оныттым мин сине,
Багышлап җырлама җырыңны.
Яшлегем язына, үткәнгә кайтырга
соң инде, соң инде, соң инде.

Карама күземә, авыр бит үзеңә
Яңартма йөрәгең ярасын.
Чыкма син юлыма, сузылма кулыма
Мәңгелек газапка саласың.

Хыяллар югала, бары тик моң кала
Төшләрем чын барлык булмагач.
Кирәкми кочагың, мәхәббәт учагың,
Йөрәкләр янарга соңлаган.

Карама күземә, авыр бит үзеңә
Яңартма йөрәгең ярасын.
Чыкма син юлыма, сузылма кулыма
Мәңгелек газапка саласың.

Син авыр сулама, тавышсыз елама
Язмышны үзебез кормыймыйбыз.
Ни генә булса да, күңелләр тулса да
Дөн1яда яшәүдән туймыйбыз.

Карама күземә, авыр бит үзеңә
Яңартма йөрәгең ярасын.
Чыкма син юлыма, сузылма кулыма
Мәңгелек газапка саласың.

Чыкма син юлыма, сузылма кулыма
Мәңгелек газапка саласың.

Мәңгелек газапка саласың.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не пребивай  Про любимого  Love Me Again Europa Plus John Newman  Эй режисер  Я забывать не хочу  Потап и настя ру  I Can Wait Forever You look so beautifull today Simple 
О чем песня
Илдар Ногманов. Наиль Солэйманов - УЙЛАМА 1?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен