Авыл кое (полный вариант) (исполнитель: Салават)

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.

Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны.

Киләчәктә бәхетсезлек
Көтмәсен юлларыңда.

Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда.

Әрнемәче, йөрәккәем,
Бер генә минутларга.

Агыйделдә өч үрдәк,
Өчесенә бер оя.

Аерылмабыз дигән идек
Аера икән дөнъя.

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкә ме?

Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккә ме?

Агыйдел каты акса да,
Төбе камышлык икән.

Аерылуны уйламичә,
Нигә таныштык икән.

Агыйдел параходына,
Әлеп калдырдым йозак.

Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Purity Ring Heartsigh  Зелёный омут  The Return of the King  Kate bush lake tahoe  Мот- страна оз  Dry the river the chambers  Сны тимати  The Thin Line Between Love And Hate Iron Maiden 
О чем песня
Салават - Авыл кое (полный вариант)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен