Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Ай моңлана зәңгәр күкләрдә,
Айның сере икән кемнәрдә.
Мин дә риза шушы күкләргә,
Синең хакта серем сөйләргә.

Ышанам, ышанам,
Очрашулар көтеп юанам.
Кайчан да бер курешербез диеп,
Өметләнәм әле мин һаман.

Иңләр идем бөтен галәмне,
Җитсә иде әгәр кодрәтем.
Ераклардан мина дәшүче,
Ул бит синең,ул синең сурәтең.

Безнең сөю-үзе яктылык,
Йолдыз булып яна яктырып.
Ераклардан безгә эндәшеп,
Бәхет юлы тора бит чакырып.

Сине уйлау- үзе бер рәхәт,
Сабырлыкка бирче мәрхәмәт.
Шул дөньяга алып кергәнгә,
Бәгерькәем, мең-мең, мең рәхмәт.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
В нашей  Крэк нежность  Only (El-P Remix) Nine Inch Nails  OST из игры Ночной дозор Александр Пушной  Jula за каждым разом  Я не смогу и дня без улыбки твоей  Siamese Dream The Smashing Pumpkins  Ismail Yk - yalnizim tek basima 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен