Яннарымда кал әле. (исполнитель: Автор: Шамил Шәрипов көе, Зилә Зөлкарнаева сүзләре)

Яннарымда гына кал әле.

1. Җибәрәсем килми сине
Никтер янымнан.
Сөю уты әллә шулай
Көчле кабынган.
Яратам дип әйтә йөрәк
Бары сиңа гына.
Бәгырькәем, бәхеткәем
Кал янымда гына.

Кушымта:
Йомшак, назлы кулларыңны
Иңнәремә сал әле.
Зинһар өчен ялгыз итмә
Яннарымда гына кал әле.

2. Күрәсеңме күпме йолдыз
Күктә кабынган.
Минем күңел сине генә
Өзлеп сагынган.
Җаннарымда, җырларымда
Син генә кадерлем.
Мәхәббәтнең кайнарлыгын
Тойыйк бәгырем.

3. Сизәсеңме йөрәгемнең
Дөрләп янганын.
Күзләремнең – күзләреңә
Сирпеп алганын.
Синдәйләрне күпме эзләсәм дә
Һичкайдан табалмамын.
Ходай биргән мәхәббәткә
Мәңге тугъры калырмын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Бель на русском  Поломаны крылья аркадий северный  Амангали Сыпабеков - Мама  Кто не снами тот под нами  Андрей Леницкий-теряю тебя  Мамулечка моя  Жизнь как леска 
О чем песня
Автор: Шамил Шәрипов көе, Зилә Зөлкарнаева сүзләре - Яннарымда кал әле.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен