Бәхетем-мөхәббәтем ( Рамиль Чурагул сүз Эльвира Хаматнурова көе) (исполнитель: Алиһә Нур)
Бәхетем-мөхәбәтем Әлеге кәдәр мин сине Нигә күрмәдем икән Доньяларда барлыгыңны Нигә белмәдем икән Көтеп-көтеп алдым сине Син дә көткәнсең икән Хәзер җаным пар аккоштай Гел бергә булыйк иркәм Кушымта: Әлегечә белмәгәнмен Сөюнең мең рәхмәтен Көтеп алган бәхетем син Бәхетем-мөхәбәтем Язмышларның бүләге син Ходаем биргән бүләк Бүләкне дә бик нык түзеп Кәтеп алырга кирәк Безнең олы хисебезне Телә күрмәсен хәсрәт Суынмасын, сүрелмәсен Йөрәктәге мөхәббәт Кушымта: Әлегечә белмәгәнмен Сөюнең мең рәхмәтен Көтеп алган бәхетем син Бәхетем-мөхәбәтем