Балам (исполнитель: Хания Фархи кызыбелен)

Кара урман, сары алан,
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан –
Каерып сындыралар.
Әни күңле елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар»

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була,
Үзәкне өзәләр бит.
Әни күңле елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар»

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
«Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам»
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була,
Түзәргә кирәк балам»
Әни күңле елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар»
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ильнар измайлов  Ерлан Орынбасаров  Sarvesham  Hayol  Зардайы сагъас  Этиемэ Золэйлэ  Каблы 
О чем песня
Хания Фархи кызыбелен - Балам?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен