Җырланмаган әле безнең җыр (исполнитель: Вахит Хызыров һәм Әлим Ҡәйүмов)

Рөстәм Яхин көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?

Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.

Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Рома Суровый - На крыше дома  Tengen Toppa Gurren Lagann Nikopol  Ночь подожди подожди не уходи  Сура 101  Воспоминания сжигать надо  Август метропод  Гамора потом 
О чем песня
Вахит Хызыров һәм Әлим Ҡәйүмов - Җырланмаган әле безнең җыр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен