Татар халык койлэренэ фантазия (исполнитель: Татарстан республикасының)
Сара Садыйкова көе Рагидә Янбулатова сүзләре Дим өстендә ай нурлары Йөзә моңлы җыр булып, Төнбоеклар тирбәләләр Ак чәчәкләрен йомып, Йөрәгем яна, ашкына күңел, Бу — бер дә юкка, тикмәгә түгел, Бу — тәүге сөю, тәүге мәхәббәт. Миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт! Тонык Димдә толымнарын Юа тал иркәләнеп, Төнбоеклар уянырга Көтә таң, иртәләрен. Йөрәгем яна, ашкына күңел, Бу — бер дә юкка, тикмәгә түгел, Бу — тәүге сөю, тәүге мәхәббәт. Миңа нишләргә, әйт, дускаем, әйт!