Тукта, вакыт, тукта син, ашыкма (минус, бек) (исполнитель: Фидаиль Зарипов)
ТУКТА, ВАКЫТ! 1. Күкләр белән җирләр дә кавыша Офыкларга болыт агылса. Тик яшьлек бит китә мәңгелеккә Вакыт килеп аңа сагылса. К: Тукта, вакыт, тукта син, ашыкма, Язмышларны төрмә сагышка, Чәчәктәй яшьнәгән яшьлекне Саргайтырга, зинһар, ашыкма! 2. Әгәр туктап артка бер карасаң, Күрер идең еллар тузганын. Белер идең – җирдә безнең өчен Иң кадерле – яшьлек булганын. 3. Янып сүнгән еллар учагыннан Калдырасың сагыш – моң гына... Кала хыял, тәүге сөйгән ярлар, Бәхет эзләп үткән юл гына.