Манара бэете (татар халык жыры) (исполнитель: Ильгиз Шайхразиев)

Әй, манара, ай урагың, 
Каршы икән кыйблага; 
Ничә еллар: «Зәкер тәсбих», 
Әйттә идең Аллага.

Әй, манара, ничә еллар  
Син утырдың нур булып; 
Сине кисеп төшергәннәр 
Йөрсен инде хур булып.

Әй, манара, исемеңне 
Бигрәк матур куйганнар; 
Әгәр телгә килгән булсаң,
 Куркыр иде дошманнар.

Әй, манара, айларыңны
Кемнәр кисеп киткәннәр?
Бер эчәрлек һәммер өчен
Yзәгеңне өзгәннәр.

Биек-биек манараны
Монафикълар сүтәләр,
Ахырәттә монафикълар,
Тәмугына китәрләр.

Мәчет әйтә халыкларга: 
«Мине ашыгып сүтмәгез; 
Минем турдан узган чакта 
Дога кылмый китмәгез!»
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Процент  IRNBRU  Durs ari aram asatryan 1993  Ламбада скриптонит  Гертруда Промежбулина  -больной зуб Лика  Ролевые  Самоцветы мы 
О чем песня
Ильгиз Шайхразиев - Манара бэете (татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен