Кәгазь көймә (исполнитель: Римма Ибрагимова)
Р.Ахиярова музыкасы, Р.Харис сүзләре Шарлавыкта кәгазь көймә Бөтерелеп агып килә. Үзе җитез, үзе актыр, Бәлки миңа сәлам хаттыр, сәлам хаттыр. Кәгазь көймә, кәгазь көймә, Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә! Сумы шулай уйный-көлә — Тылсымлы чың ишетелә. Көймәдәге ак чатырга Мине шулай кем чакыра, кем чакыра? Кәгазь көймә, кәгазь көймә, Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә! Кердем, йөрдем көймәдә мин, Күрдем нәрсә төялгәнен, Алып кала алдым бары Балачагым хыялларын, хыялларын… Кәгазь көймә, кәгазь көймә, Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә! Шарлавыкта кәгазь көймә. Син аңарга, зинһар, тимә. Исән-имин ага бирсен — Балачагын һәркем күрсен, һәркем күрсен… Кәгазь көймә, кәгазь көймә, Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә! Источник: [bad word] [bad word] node/3605