Хәерле юл тели һәйкәлләр (исполнитель: Лилия Хәмитова)

(О. Усманов көе, Гөлсәрвәр сүз.)

1. Һәлакәттән безне кисәткәндәй,
Юл буенда кала һәйкәлләр.
Бу юлларда күпме яшь гомерләр
Фани дөньялардан киткәннәр.

КУШЫМТА:
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.

2. Күрәчәккә ахры җилкенгәндәй,
Ашкындык шул, безне күрегез.
Тик бер генә килә бит гомерләр
Яшәү кадерләрен белегез. 

3. Юл чыгарга сакчы фәрештәдәй
Хәерле юл тели һәйкәлләр.
Исән-имин сезне күрсең, диләр,
Ераклардан өзелеп көткәннәр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Кино Liza Evans  Иисус мой чудесный гинтас абариус  Кич гимн вольтури  Похитительниц сорта  А меня прёт мой стиль расстамана  ПУСТЬ МАЯ ДОРОГА ДЛИННАЯЮ БЫЛА  ПУСТЬ МАЯ ДОРОГА ДЛИНАЯ Ю БЫЛА  ПУСТЬ МАЯ ДОРОГА ДЛИНАЯЮ БЫЛА 
О чем песня
Лилия Хәмитова - Хәерле юл тели һәйкәлләр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен